Онытыла.. бүген гел буш өйләр
Көтсәң дә бик, шатлык кайтырын.
Гөрләп торган кечкенә бер өйдә,
Бала чакны саклый хәтерең.
Онытыла, хәтәр каплап күгең,
Эзләгәнең тормыш чаткысын.
Көнең ачып кояш балкыган күк,
Истә кала, иң - иң яктысы..
Онытыла җаның сөйгән ярлар,
Сүрәт кенә калып үткәндә.
Җанга сеңә газиз балаларың,
Шатлык, хәсрәт биргән үскәндә.
Онытыла дуслар..Вакыйгалар...
Хәтерләткән синең яшь чагың,
Элек әле, тормыш кайнаганда,
Җылытканнар, күңел учагын.
Онытыла, рәнҗеш, ачуларың,
Нигә чыкканары аларның.
Сагыш кын кала җанда янып,
-Тормыш иде! Ә бит таралды..
Күрәсең күп, бушлык тирә-юндә,
-Кайда - дисең, ирен пышылдап,
Юк ла инде, бер ни онытылмый,
Онытылмый, тынсыз кычкыра...
Рамзис Мишәр
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев