Свернуть поиск
Сәбәп таба алмый аптырыйм..
Әйтер идем:-Илдә тормыш яхшы!
Путин сыман әгәр яшәсәм..
Ә хәзергә, тик пышылдап кына:
-Түзеп була, артык дәшмәсәң..
Әйтер идем:-Кеше кадерле !-дип,
Сугыш, кеше кырып тормаса
Үткен чалгы белән сукыр карчык,
Баш стендә авыз ермаса.
Ил эчендә бар да гөрләп эшли,
Тулып тора аның амбары.
Әй мактаныр идем !!Горурланып,
-Анда бары Кытай товары..
Әйтә калсам:-Без ирекле халык!
Халык өчен бар да эшләнгән!
Бурыч баскан халык, канатсыз кош,
Ирекләрен кредит чикләгән.
Әйтер идем:-Картлык бәхетле!- дип
Тиен санап өйдә калтырый..
Әйтер идем! Әй мактаныр идем!
Сәбәп таба алмый аптырыйм..
Рамзис Мишәр.
1 комментарий
4 класса
Йөрәк яндырганда үткәннәрең,
Өтеп җаннарыңны, үкенгән,
Таптап үт син, янган күмерләрне,
Тынсын тавыш, җанда үкергән.
Үкенгәннәр, калсын үткәннәрдә,
Салындырма, аска кулларың.
Сүнсен уты, йөрәк тынычлансын,
Үтәр өчен алга , юлларың..
Тик калдырма, йөрәгеңә салып,
Пыскып торган, утлы күмерләр.
Тормыш пыскып, бушка үтмәс өчен,
Көлгә әйләнмәстән, гомерләр..
1 комментарий
4 класса
Сиңа кайта, синнән, киткәне..
Бик еш кына, гайбәт сыман сөйләп,
Хурланыла, күпме кешене.
Тик бик соңлап кына, барын аңлап,
Үз намусың, җангә хәвеф сала:
-Әй кысасы иде, тешеңне!!
Бик еш рәнҗетәбез, гел уйланмый,
Белми, бәхәсләргә керәбез.
Вакыт үткәч кенә җаның талап,
Тик бик соңлап кына, үкенәбез,
Бик соң, нәтиҗәсен беләбез.
Бик еш кына, кеше санламыйбыз,
Язмыш исә, күрә барсын да.
Үз тормышың пыран-заран килә,
Гел дә бер хәвефне көтмәгәндә,
Туа шундый ук хәл, каршыңда.
Бик еш кына..Намус каршысында,
Акланабыз:-Мин ич белмәдем!
Тик соң була..Әйткән, синнән киткән,
Кайтавазын ,язмыш кабул иткән
Сиңа кайта, синнән киткәне..
Рамзис Мишәр.
1 комментарий
4 класса
Гафу итәр микән, Бер Аллахым?
Горурлыкны якка куймадым..
Яшьлек, баш ияргә вакыт тапмый,
Яшәү татлы, яшәп туймадым.
Мин сөюне күрдем, уен сыман,
Мәхәббәтне генә, тапмадым.
Гафу итәр микән, Язмышларым,
Сөюләргә җаным, япканым?
Гафу итәр микән мине, Тормыш,
Йөгерә - чаба синнән атлавым?
Юк ! Мин түгел, ул йөгереп үтте,
Сагыш кына калды, тапканым..
Үткәннәргә карап соң аңладым,
Төзегәнем тәңгәл, сүткәнгә.
Тормыш-мизгел..Хыял-бары томан,
Үткәннәнме...Гафу көтәргә?
Рамзис Мишәр.
1 комментарий
7 классов
- Класс
Дөнья сәхнә!
...- Класс
03:47
0 комментариев
16 раз поделились
54 класса
- Класс
Мишәрләрем..
https://tatarica.org/tat/razdely/kultura/literatura/shheslr/taktash-adi?ysclid=mq2faz48iy371037808#:~:text=%D0%A2%D0%B0%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%88%20%D2%BA%D0%B0%D0%B4%D0%B8,%D0%BD%D0%B8%D0%B3%D0%B5%D0%B7%20%D1%81%D0%B0%D0%BB%D1%83%D1%87%D1%8B%D0%BB%D0%B0%D1%80%D0%BD%D1%8B%D2%A3%20%D0%B1%D0%B5%D1%80%D1%81%D0%B5
Мишәрләрем. ...
https://tatarica.org/tat/razdely/kultura/literatura/shheslr/ishakyj-gayaz?ysclid=mq2f4czwtt504760386#:~:text=%D0%98%D1%81%D1%85%D0%B0%D0%BA%D1%8B%D0%B9%20%D0%93%D0%B0%D1%8F%D0%B7,%D2%BB%D3%99%D0%BC%20%D1%81%D3%99%D1%8F%D1%81%D3%99%D1%82%20%D1%8D%D1%88%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D0%BB%D0%B5%D1%81%D0%B5
загрузка
Показать ещёДополнительная колонка
О группе
Кичә, бүген, иртәгә..(Вчера,сегодня, завтра.)
- Администратор:
Показать еще
Скрыть информацию
Правая колонка