Хәзер инде бик тә ашыкмыйм,
Яшьләре дә, кояш батышында,
Әллә тынычлыгы тансыкмы..
Кабаланмый гына, таңнар ата,
Кабаланмый, керә кичләре,
Бакча карап, көнең үтеп китсә,
Татлырак та керә, төшләре.
Ашыгылды элек, яшерәк чак,
Җиткерегә барын чабылды.
Балаларың үскән, оныкларың,
Юк- юкта да тарта, чабуны.
-Бабай! - диеп, мөләем бер көлеп,
Күңелеңә балдай ягылган,
Беләм юкса, тәмле томлы кирәк,
Рәхәт ләкин, җанга тагылган.
Беләм бераз янда угалангач,
Кабат, телефонга ябышыр,
Тансык ләкин: -Бабам!-диюләре,
Куаныч та, бераз сагышлы..
Кичләр керсә, кояш батышына,
Күз атасың, җимеш бакчаңа,
Яз кояшы аллык күккә сызган,
Алыштырмас бер ни акчага..
Язның, соңгы сирень чәчкәләрен,
Күңелеңә салып үтәсең,
Бик ашыкмый гына, кабаланмый,
Кала, Сабан Туйлар көтәсе..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев