Предыдущая публикация
Без исәр дә түгел сыман, юкса,
Төн артыннан, таңнар аттырып,
Йөгерәбез гел дә шөгел табып,
Үзеңә вакыт тапмый, арттырып..
Автубуста, бәлки трамвайда,
Машинада йөри, көн үтеп,
Кереп ясалмалы сүрәтләргә
Кигән битлегең дә, үз итеп.
Булган вакытын да юкка түгеп,
*Вакыт юкны* гел дә аклыйбыз,
Акча төртеп, үзең күрсәтердән,
Ябык ишекләрне шакыйбыз.
Бозык түрәләрнең каршысында,
Билең сыга, сыга бөгелеп,
Алар көен көйләп вакыт үтә,
Көн азагы, кайтып егылып.
Азагында, нидер уңды сыман,
Җыелышу, шайтан туена.
Тормыш күреп шушы хәрәкәтне,
Күпме вакыт шуңа җуела.
Рамзис Мишәр
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев