Котмэгэндэ ЭНКЭЙ ташлап киттен Сагышларга салып син безне "Балам",-диеп, иннэренэ кочып, Кем каршы алыр инде. Мэнгелеккэ сине югалткач Кунеллэремне сагыш-мон басты. "Энкэегез мэнге сезнен белэн", -дип Иннэремэ кайнар жил какты. Каберлэрен Энкэй, иркен, якты булсын Урыннарын булсын жэннэттэ. Жинел булсын авыр туфрагын Балаларын шундый телэктэ.
Югалткач кына белэлэр шул Мэхэббэтнен кадерен.... Исэннэрнен кадерен бел, Улгэннэрнен каберен....
Эни кирэк балаларга Усеп буйга житсэлэр дэ... Энилэрнен жылы кочагына тарта Инде алар ерак китсэлэр дэ....
ЯЗМЫШ СЫНЫЙ Язмыш мине хаман сыный Сынавыннан туктамый, Кунелемне яралап ул Авыр булыр диеп уйламый. Сынама язмыш, сынама Минем белэн уйнама. Сынауларына бирешмим Жинэрмен диеп уйлама... ( Мэфрузэ Фатихова)
АВЫЛЫМ Хэрбер кешегэ якын Уз авылынын туган урамы Тирэ-якнын матур табигате Монлы сандугачлар тавышы. Авылымнын кешелэре матур Бигрэк тэ якын кунелгэ алар, Узлэре монлы, эшкэ дэ чыдам Шуна курэ дэ сокланам анар. Авылымнын табигате матур Ерактан куренгэн яшел урманнар, Матур чэчэккэ торенгэн Хуш исле,яшел урманнар. Ак каенлык буендагы челтерэп Аккан чишмэнен сулары тэмле, Авылым кешелэренен хэрчак Эчке доньясы ямьле. Авылым хэрвакыт шулай Кунелгэ якын хэм матур булсын, Авылым кешелэре хэрчак Сэламэт хэм бэхетле булсын. (Мэфрузэ Фатихова)
КИНЭШЛЭРЕН КИРЭК ЭНКЭЙ Кинэшлэрен кирэк мина энкэй Шатлыкларны булешергэ син кирэк, Жылы сузен житми жаннарыма Бу доньяда мина энкэй син кирэк. Арабыздан бик тиз киттен энкэй Оныклар да соя алмадын.., Алар хэзер узлэре дэ эни Син аларны курэ алмадын... Оныкчыкларын да усэ хэзер Нишлэр иден икэн алырны курсэн? Соеп туя алмас иден энкэй Кулларына син аларны алсан?.... ( Мэфрузэ Фатихова)
...Утырып шигырьлэр язам Кунеллэрем тулганда, Бэхетлемен буген доньяда Якыннарым янда булганда...
ЭНИЕБЕЗ Эниебез янда булганда Тамагыбыз тук, Оебез хэрвакыт чиста Бер кайгыбыз юк. Эниебез янда булганда Ашаганыбыз тэмле, Жаныбыз хэрвакыт тыныч Доньябыз ямьле. Эниебез янда булганда Безгэ бик рэхэт, Барысы очен дэ сина Эниебез зур рэхмэт.(Мэфрузэ Фатихова)
ОНЫКЛАР СОЯБЕЗ Оныклар соябез инде хэзер Бик кадерлэп хэм назлап Алар белэн утырабыз Тормыш хэтирэсен барлап. Алар безгэ бик кадерле Мэхэббэт жимешлэре Нэселлэрнен дэвамчысы Ягымлы карашлары. Гомерлэр тиз уза шул Никтер сизелми утэ. Тормышта яна алмашчы Оныкларыбыз усэ. Бездэн бэхетлесе юктыр Оныклар сойгэн чакта Алар белэн булганда без Бала икэнбез хэтта. И,ходаем, аерма син Безне шушы бэхеттэн, Без хэзер бик тэ бэхетле Шушы татлы рэхэттэн. (Мэфрузэ Фатихова)
ТУГАН ЖИРЕМ Туган жирем синдэ туып Синдэ устем, синдэ яшим мин Тэмле суын эчеп,юлын утеп Тормышымны дэвам итэм мин. Туган жирем хич тэ онытмамын Тэннэремдэ жаным барында. Дэвамчыны синдэ калдырыр очен Йортэбез без бала карында. Балаларыбыз да белеп торсын Туган жирнен кадерле икэнен Килэчэккэ яшэу дэрте биреп Туган жирнен безне кеше иткэнен. ( Мэфрузэ Фатихова)
БАЛА ДОНЬЯГА АВАЗ САЛА Доньяга аваз сала Кечкенэ нэни бала Энисенен куз яшьлэре Анын битенэ тама. Шатлана бэхетле ана Нарасыена карап, Соену,ярату хислэре Йорэген ала камап. Баласын яратып ана Кочагына ала кысып, Еракларга китэр иде Нэние белэн очып. Нэние рэхэтлэнеп йоклый Экрен генэ тын алып, Газиз ана карап тора Баласына тан калып. Баланы анасыннан Хичнэрсэ аермасын, Баланын да,ананын да Канатын каермасын. ( Мэфрузэ Фатихова)
Показать ещё