Предыдущая публикация
Доньяга аваз сала
Кечкенэ нэни бала
Энисенен куз яшьлэре
Анын битенэ тама.
Шатлана бэхетле ана
Нарасыена карап,
Соену,ярату хислэре
Йорэген ала камап.
Баласын яратып ана
Кочагына ала кысып,
Еракларга китэр иде
Нэние белэн очып.
Нэние рэхэтлэнеп йоклый
Экрен генэ тын алып,
Газиз ана карап тора
Баласына тан калып.
Баланы анасыннан
Хичнэрсэ аермасын,
Баланын да,ананын да
Канатын каермасын.
( Мэфрузэ Фатихова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев