КЫШ БАБАЙГА ХАТ. Кыш бабай юлга чыккан ди, Тройкага утырып. Мин Кыш бабайга хат яздым, Ике биткә тутырып. Исәнме Кыш бабай диеп Башладым мин хатымны. Укып алчы минем хатны, Туктатып син атыңны. Сорау арты сорау яздым, Ниләр алып киләсең? Безгә ниләр кирәклеген, Син бит үзең беләсең. Яздым оныта күрмә дип, Безгә тыныч тормышлар Исәнлекләр, бәхет-шатлык Һәмдә зур-зур уңышлар. Балаларга бәхет -тәуфикъ Өлкәннәргә сабырлык. Акчаларда алып килче, Кирәк ярак алырлык. Язып сорар сүзләр беткәч Ябыштырып конвертны. Кыш бабайга юлладым мин, Шушы язган хатымны. Үтте микән ике-өч көн, Җавап хатларын алдым. Аның язган сүзләреннәм Мин укып хәйран калдым. Исәнме
Показать ещё