Гашыйкларның күңелләре елый,Авыр сүзләр әйтсә ярлары.Күңеленә кыш салкыны тула,Йөрәкләрен күмә карлары.Өшетмәсен дисәк йөрәкләрне,Шул карларның салкыны,Көчле булып бергә чыгу кирәк,Ике йөрәкнең дә ялкыны.Авыр сүзләр әйтмә сөйгәнеңә,Мәхрүм итмә сөю-назлардан.Кыш салкыны өрмә йөрәгенә,Ялкын өстә жылы язлардан.