ГАРМУНЧЫ ХАРИС.
4 ӨЛЕШ ХИКӘЯ
Әсхия Абдуллина-Костикова
...Авылына Харис бер айдан соң гына кайта алды. Мәдинәләргә килеп кергәнче үк хәленең начарлануын сизсә дә, арыганлыктан, дип уйлады. Төн уртасында тугызынчы трамвайда вокзал ягына барганда тәнен сизелерлек үк калтыратырга тотынды, әллә ничек кенә күз аллары караңгыланып китте. Башы вакыт- вакыт алга салынып төште. Вагондагы бир- ике пассажирга үз хәлләре хәл иде, булса кирәк, урындыкта чайкала-чайкала барган Харисны алар күрмәде дә, ишетмәде дә. Трамвай депога кайтып җиткәч тә вагоннан төшмәгәч, вагоновожатый хатын, Харис янына килеп, аны уятырга тырышып жилкәсенә төртүгә, Харис идәнгә ауды.
Вагон йөртүче, аны аңына китерә алмагач, деподан дежур медсестраны чакырып китерде. Харисның пульсы 150 гә җиткән, аңын югалткан икәнен белгәч, тиз генә ашыгыч ярдәм чакырып, больницага озаттылар. Атна буена Харис аңсыз булды. Ике як үпкәсенә дә нык салкын тиеп, упкәләре ялкынсынып, әздән генә үлем кочагына барып керми калды ул. Авылда әти- әнисе аны югалтып, колхоз рәисе дә ник җибәрдем дип үз- үзен орышып, аны Казан больницасыннан эзләп тапканчы, өч атна вакыт узды. Мәдинә дә нишләп Харис минем хатларыма җавап язмый, дип аптырады. Үзләреннән ерак та урнашмаган больницада сөекле гармунчысы Харис ятадыр дигән уй башына да килмәде. Хатларына җавап булмагач, Мәдинә башы- аягы белән имтиханнарга чумды. Башта мәктәп имтиханнарын бирү, аннары әти-әнисе тәкъдим иткән уку йортларын сайлау...Күңел түрендә көнчелек-үпкә хисе дә үзенең кара челтәрен үреп яткан мәлдә, Мәдинәгә Казаннан хат килеп төште. Сөеклесе кулы белән язылган хатның кире адресы нишләптер Казанныкы иде. Өйләнгән, Казанда яши, мине алдап кына йөргән дигән уйлар йөрәген телгәләде. Калтыранган куллары белән, конверт почмагын ертып, таныш куллар сырлаган хатны укый башлады.
"Мәдинәм, гөлкәем! Бу мин , синең Харисың. Мәдинә, син мине сүгәсеңдер инде, килде дә, ышандырды да алдады, дип уйлыйсыңдыр. Кадерлем минем, сүк әйдә, сүк мин башсызны. Кыйнап ташласаң да риза булыр идем, тик син минем янымда түгел шул. Мәдинәкәем! Мин бит сезгә килгән көнне больниска эләктем. Әллә авылда ук салкын тидергән булганмын, әллә районга килеп җиткәч колонкадан эчкән салкын суның "файдасы"булды, белмим инде, трамвайда китеп барышлый мин аңымны югалтып егылганмын. Атна буена аңыма килә алмый ятканмын. Мин үзем хәтерләмим инде боларын, әмма мин гел алдымда ачык болынлык һәм болында сине күрдем. Син гел мине кул изәп яныңа чакырдың. Мине кемдер кулларымнан- аякларымнан тотып торган кебек, синең янга җибәрмәде. Аңыма килгәч кенә мин моның төш икәнен аңладым. Мәдинәкәем, мин сине бик- бик сагындым, күземнең кырые белән генә булса да сине күрсәм , бик бәхетле булыр идем.Миңа булган мәхәббәтең сүнмәгән-сүрелмәгән булса, мин сине көтәм, сөеклем. Сине яратып, сине үбеп, синең гармунчы Харисың".
Мәдинә кулындагы хатны битенә каплап, озак кына елады, әнисенә кыскача аңлатып язылган записка калдырып, Харис ята торган больницага китте…
Палатаның ачык тәрәзәсеннән больница ишек алдына гаҗәеп матур моң агыла. Кемдер гармун уйный. Бары тик аның Харисы гына шундый матур итеп "Мәдинәм-гөлкәем"не уйный ләбаса. Мәдинә адымнарын тизләтте. Больница ишек алдына саф һава суларга чыккан авырулар да барган җирләреннән туктап гармун моңын тыңлый. Кызның, бар дөньяны яңгыратып, бу минем Харисым уйныыый", дип кычкырасы килә дә түзде, кабул итү бүлегеннән рөхсәт алып, Харис яткан палатага күтәрелде. Ишеккә аркасы белән утырып аккардеонында уйнап моңланучы Харис кызның кергәнен сизмәде. Мәдинә, аяк очларына гына басып, Харисның күзләрен куллары белән каплады. Гармун ыңгырашып, уйнаудан туктады. Больницаның ишек алдында үле тынлык урнашты. Бары тик бер- ике минуттан, авырулар дәррәү килеп кул чаба, браво дип кычкыра башлады.
Борылып карамаса да Харис, кулларның җылысыннан, йомшаклыгыннан Мәдинә килгәнлеген аңлады.
-Мәдинәм, гөлкәем!
-Харис! Гармунчым минем!
-Имтиханнарыңны бирдеңме?
-Әйе.
-Димәк, авылга бергә кайтып китәбез,бәгырькәем…
Мәдинә чыгарылыш кичәсе таралышыр алдыннан,әти- әнисен ут эчендә калдырып, Харис белән алдан килешенгәнчә таксига утырып авылга юл тотты. Ә анда… Тормыш бөтенләй башкача башланды.
ДӘВАМЫ БАР.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1