ӨЧЕНЧЕ ГАМӘЛ
Насараны, яһүдне һәм мәҗүсине кәфергә санамау
Мөшрикләрне (многобожник) кәфер итеп санамаган, яки аларның имансызлыгында шикләнгән, яки аларның юлын дөрескә санаган кеше – имансыз була.
Ислам динендә мөшрикләрнең урыны Аллаһның илчесенең ﷺ хаклыкка өндәвен ишетеп тә иманга килмәгән һәркем имансыз була.
Аллаһ Тәгалә әйтте:
وَمَن يَبْتَغِ غَيْرَ الْإِسْلَامِ دِينًا فَلَن يُقْبَلَ مِنْهُ وَهُوَ فِي الْآخِرَةِ مِنَ الْخَاسِرِينَ
«Берәү ислам диненнән башка бүтән динне эзләсә, аның дине һәм гамәле һич кабул булмый, ул ахирәттә хәсрәтләнүче һәм һәлак булучыдыр» (3:85).
«Китап әһелләре» (насара [христиан] һәм яһүд [иудей]) мөшрикләр рәтенә керәме?
Әйе, Аллаһның расуленә ﷺ иман китермәгән Китап әһелләре мөшрик була, Аллаһ Тәгаләнең ошбу сүзләре моңа дәлил:
قَاتِلُوا الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَلَا بِالْيَوْمِ الْآخِرِ وَلَا يُحَرِّمُونَ مَا حَرَّمَ اللَّهُ وَرَسُولُهُ وَلَا يَدِينُونَ دِينَ الْحَقِّ مِنَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ
«Аллаһка һәм ахирәт көненә иман китермәгән кешеләр белән көрәшегез һәм Аллаһ һәм Аның расүле хәрам кылган нәрсәләрнең хәрамлыгына ышанмаган һәм хак дин - исламны дин итеп алмаган кешеләр белән көрәшегез!» (9:29)
Шулай ук пәйгамбәребез дә ﷺ әйтте: «Мөхәммәднең җаны кулында булган Зат белән ант итәм, бу өмәттән булган яһүд яки насара минем турында ишетеп, минем аша җибәрелгән дингә иман китермичә үлеп китсә, ахыргы урыны җәһәннәм булачак». (Әхмәд 2/317, Мөслим 153).
Бу хөкем алар белән булган килешүләребезгә тугъры булмаска тиеш дигәнне аңлатамы? Юк, Аллаһның мәхәббәтенә ирешү өчен без имансызлардан булган кеше белән килешүебезгә тугъры булырга тиешбез, чөнки Аллаһ Тәгалә әйтте:
فَمَا اسْتَقَامُوا لَكُمْ فَاسْتَقِيمُوا لَهُمْ إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُتَّقِينَ
«Алар сезнең белән сүзләрендә торсалар, сез дә сүзегездә торыгыз! Аллаһ, әлбәттә, килешүләрне бозудан сакланучыларны сөя» (9:7)
Имансызлар белән булган мөнәсәбәтләрдә кешеләр берничә төркемгә бүленә:
1) Мөселман булмаган халыклар белән аларның бәйрәмнәрендә, тантаналарында, йолаларында катнашучы кешеләр.
2) Мөселман булмаган халыкларга карата аларны үтерү, талау, алдалау һ.б.ш. аша чикләрне бозучы кешеләр.
3) Урталыкта торучы сөннәт әһелләре. Бу аларның бәйрәм һәм йолаларында катнашмаудан, әмма шул ук вакытта алар белән булган мөнәсәбәтләрдә чикләрне узмаудан һәм булган килешүләрне саклаудан гыйбарәт. Шулай ук безгә алар белән сәүдә эшләрендә хезмәттәшлек итәргә дә рөхсәт. Һәм аларны тәүһидкә чакырырга кирәк.