Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3
И,мөкаддәс,нурлы Корьән!
Изгелекләр оясы.
Бер очын мин,икенчесен
Аллаһ тота,күрәмсең.
Изге китап,ничек итеп
Олылыйм соң үзеңне?
Бик тырышам ,хаталарсыз ,
Ятларга һәр сүзеңне.
Сиңа таба аяк сузмыйм,
Югарыда урының.
Беләм,әгәр лаек булсам,
Миңа юлдаш булырың.
Аңлыйм, син гади түгелсең,
Серле һәрбер хәрефең.
Йөрәгемә сеңсә икән,
Синнән алган дәресем.
Рәхмәтлемен Аллаһыма,
Иңдергәнгә Корьәнне.
Кулга алсам,күңелемне
Хушландыра һәр көнне.
И,мөкаддәс,изге Корьән!
Дустың иттең моңача.
Аллаһ аермасын синнән,
Күзләремне йомганчы.