» акциясе«Бөгелмәдә узды
«СМС-балалар» отрядында катнашучылар халык өчен тематик брошюралар әзерләделәр.
Әниләр көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицееның «СМС-дети» мәктәп отряды «Сәламәт әни — сәламәт бала!» дигән акциясе үткәрде. Чара «#БЕЗБЕРГӘ — Игелекле эшләр ае » республика проекты кысаларында оештырылды.
Отрядта катнашучылар гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган тематик брошюралар әзерләделәр. Акция барышында катнашучыларга тәмәке, спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләрнең организмга зарарлы йогынтысы турындагы викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде.
Акциядә катнашучыларның барысына да кояш, шатлык, иҗади энергия һәм нәсел дәвамы символы буларак кызгылт-сары тасмалар бәйләделәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев