Көз җитү белән обелисклар һәм һәйкәлләр игътибар һәм кайгырту таләп итә.
«Кайгырту» акциясе кысаларында Бөгелмә районы авыл советы һәм Акбаш күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл тирәсен җыештырдылар. Көз җитү белән обелисклар һәм һәйкәлләр игътибар һәм кайгырту таләп итә. Өмәдә катнашучылар тирә-юньне чүп үләннәренннән, чәчәк түтәлләрен коры үләннән чистарттылар.
Һәйкәл кырының чисталыгы — үткәнгә һәм тарихка хөрмәт күрсәтү ул, безнең киләчәгебез алардан тора. Бөек Ватан сугышында Җиңүне тәэмин итеп, безгә тыныч күк бүләк иткән ата-бабаларыбызның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланып калачак. Бу батырлык фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт иткән кешеләрнең батырлыгын искә төшерүче һәйкәлләрдә һәм мемориалларда чагыла. Алар турында кайгырту — безнең азатлык өчен көрәшүчеләрнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә яшәүче хәзерге буынның бурычы.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев