Үзеңне тикшер. Укы. Яз. Горурлан!
🗓 15–16 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр узләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.
«Татарча диктант» — татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара.
Беренче тапкыр мондый диктант 2016 елда үткәрелә, бүгенге көндә исә 31 илдән һәм Россиянең 74 регионыннан катнашучыларны берләштерә.
Катнашу форматлары:
🟣 Офлайн рәвештә— мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;
🟠 Онлайн рәвештә — рәсми сайт аша⏭️ https://diktant.tatar ⏮️
Офлайн мәйданчыклар Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.
🎙💻 Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур» телеканалларында, "Болгар радиосы«нда, балалар һәм яшьләр өчен «САФ» радиосында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барылачак.
Катнашмый калма!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев