Ансамбль Татарстан делегациясенә керәчәк, анда 400 кеше булачак.
«Бөгелмә газетасы» хәбәрчесенә Ефановка авыл клубы мөдире Ольга Кочеткова сөйләгәнчә, «Селяночка» вокаль ансамбле «Алтын мәйдан» Халыкара традицион мәдәниятләр фестиваленә чакыру алган.
Вакыйга Кытайның Циньхуандао шәһәрендә 8–15 сентябрьдә узачак.
«Алтын мәйдан» фестиваленең максаты — җырларны, биюләрне һәм йолаларны, халыкның җанлы хәтерен саклап калу.
«Селяночка» ансамблендә 12 кеше, ансамбль җитәкчесе Любовь Большакова җитәкчелегендә тулы составта барачак. Коллектив рус халык җырларын башкарачак.
— Без Бөгелмә районыннан бердәнбер катнашучылар, — дип уртаклаша Ольга Кочеткова — "Алтын мәйдан"га беренче тапкыр чакыру алдык. Татарстаннан берничә коллектив чыгыш ясаячак, якынча 400 кеше. Безнең ансамбль ике рус халык җырын башкарачак, без аларны яз көне үк репетицияли башладык, әзерләндек. Безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев