Ил башлыгы башлангычы белән кабул ителгән “Гаилә” гомумдәүләт проекты күпбалалы гаиләргә яңа мөмкинлекләр ача.
Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылында яшәүче Дилара һәм Динар Йосыповлар гаиләсендә сигез бала үсә. Әйдәгез, алар белән якыннан танышыйк: өлкәннәре Диләгә 12 яшь, Радмирга – 11, Дилнарга – 10, Ралинага – 8, Рузалинага – 5, игезәкләр Камил белән Камиләгә – 3, төпчекләре Әминәгә – яшь ярым.
Яшькә килгәндә, әниләренә 33, әтиләренә 35 кенә әле, шулай булгач, гаиләнең ишәюенә тагын да өмет бар.
– Һәр бала үз ризыгы белән туа – без моңа үз тәҗрибәбездә инандык, – ди сабыйларны әнисе, Башкортстанның “Ана даны” медале иясе Дилара Константин кызы. – Яңа гомумдәүләт проекты безнең гаиләгә бик зур ярдәмен күрсәтте дә инде – безгә тиздән торак сертификаты бирәчәкләр. Моңа кадәр аны алырга ике тапкыр чиратка басып карадык, әмма ике катлы йортыбызны үз чыгымнарыбызга төзергә туры килде, дисәк тә ярыйдыр. Тик шулай да, республикада күпбалалы гаиләләргә ярдәм чарасы буларак тапшырылырга тиеш “ГАЗель” микроавтобусы өчен акчалата ярдәм алып, аңа төзелеш материаллары сатып алуыбыз бик мөһим. Ә гомумдәләт проекты юл ачкан торак сертификатына без яңа салган йортыбызны заманча төзекләндерәчәкбез.
Әйткәнемчә, балаларыбызның ризыгы киң – укучылары мәктәптә, кечеләре балалар бакчасында бушлай туклана, ай саен түләнә торган акчалар көнкүрешләренә җитеп тора, минималь эш хакы күләме арту белән, ул тәләүләр дә артты. Ә җәен балалар санаторийда бушка ял итә.
Шунда сабыйларның әтисе Динар Дамир улы сүзгә кушыла:
– Ишле бала тәрбияләгәндә барысын да кибеттән сатып алып бетереп булмый, шуңа без хуҗалыкта маллар үрчетәбез. Моның өчен шәхси хуҗалыкларга ярдәм программасы буенча 200 мең сумнан артык акча алдык һәм эре мөгезле терлек үрчетүгә керештек. Киләчәктә хуҗалыкны киңәйтергә исәп тотабыз.
Гаиләне ишәйтергә исәпләре турында белешкәч, ирле-хатынлы бер-берсенә карап елмаеп куйды. Ай-һай, бәби туйлары тагын булачак әле монда!
Фото: гаилә архивыннан.
Автор: Резида Валитова
Газета «Кызыл Тан» ( https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2024-03-13/r-bala-z-rizygy-bel-n-tua-3679598 ).
#БашкортостанГодСемьи2024
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5