Предыдущая публикация
И шат иде аның йөзләре..
Әйтерсеңлә үлмәгән дә кебек..
Колагымда чыңлый сүзләре..
"Рәхмәт кызым..мине искә алып..
Ашлар үткәрергә йөрисең"
Догаларда миңа багышлыйсың..
Изге теләрең телисең.."!!!
Матур ..ак яклаулы әнкәм минем..
Сөйләштек без..әнкәм исән бит..
Мин уяндым..юк янымда әнкәй..
Тик төш генә булган икән бит..
Авыр әнкәй синсез.. бигрәк авыр..
Күңелемә сагыш тулсада..
Син онытма мине.. кергәләп тор..
Төшләремдә генә булсада!!
//Гөлсем Хафизова
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1