Бу күләмнән ике торт өйдем, коржлар күп чыга. Әллә тагын 19-20 корж булды шунда, өчесен вакладым, тышына сибәргә. Мин үзем биек тортлар яратмыйм, авызга сыярлык, рәхәтләнеп ашарлык булсын миңа.
750гр онга 400гр акмайны кырып, валчык хәленә килерлек удым, шуңа 100гр сметана, 2 йомырка, 180мл сөт, чеметем тоз салып камыр әвәләдем. Озак басмадым, камыр шарга җыелуга, алып туңдыргычка куйдым, 10 минутка. Рецептта, 1сәгатькә суыткычка тыгасы, диелгән.
Алып кисәкләргә бүлгәләдем, һәр кисәкне юка итеп җәйдем, форма белән кисеп, чәнечке белән тишкәләп, кызган духовкада 5-7 минут пешереп алдым.
Бу юлы кремы белән дә эксперимент ясап караган идем, бәлкем йомшаклыгы шуннандыр да, кем белә))
Крем: 1 стакан сливкины күперттем. Икенче савытта 200гр акмайны 1 банка сгущенка, 2 аш калагы шикәр комы(саханая пудра) белән бутадым һәм шуны, өлешләп, куерган сливкига салып күпертеп алдым.
Бәлкем берәрегезгә кирәге чыгар, дип, уртаклашырга булдым) Җыен кеше дә минем төсле каты-токы яратмый бит))
Тәмгә нык тәмле булган, менә шул кетердәмәве генә!))))
Автор Резидэ Файзуллина😍
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев