Предыдущая публикация
Догаларын, изге теләкләрен Биргән алар сезгә яратып. Елатмагыз әниләрегезне, Күз тебәтеп юллар чатына: Онытмагыз - сезне төп нигездә Әнкәгезнең йорты чакыра! Елатмагыз әниләрегезне, Начар юлда йөреп, үсмердән- Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә Чәчләренә көмеш төс кергән!.. . Елатмагыз әниләрегезне, Бердәнбер бит алар, бердәнбер! Сезне кеше итеп үстергәнче, Күпме кайгы хәсрәт күргәндер! Елатмагыз әниләрегезне, Алар өчен мәңге бала сез! Алар үлгәч, бөтен борчуларын Җилкәгезгә алып каласыз! Алар өчен мәңге бала сез!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев