Ислам – яшь динме?
Мөшрикләр һәм Китап әһелләре яраткан "дәлилләрнең" берсе ул имеш Ислам дине иң яшь дин дип әйтүләре. Алар Ислам диненең асылына төшенмичә, аның "яшенә" карап аны кабул итмиләр икән. Шуңа күрә кайберләре яһүд яки насара булып калуны сайлый, кайберләре әби-бабалары мөселман булганына карамастан Ислам диненнән баш тартып мәҗүсилеккә кайта, төрле шәркый (Һиндстан, Кытай) диннәр белән мавыга башлый, имеш алар Исламнан күпкә иртәрәк барлыкка килгән дип уйлыйлар. Ләкин бу чыннан да шулаймы соң әллә ялгыш фикерме?
Аллаһның дине Ислам өч нигездән тора:
1. Барлык гыйбадәтләрне дә бер Аллаһка гына багышлау;
2. Итәгатьлек кылып, Аллаһка буйсыну;
3. Ширектән һәм мөшрикләрдән ваз кичү.
Барлык пәйгамбәрләрнең дә дине «Ислам», дип аталды, шәригать кануннары төрле булса да, инанулары һәм өч нигезе бер төсле иде. Бу «гомум» Ислам.
«Хас» Ислам исә Мөхәммәд килгәннән соң башлана һәм Кыямәткәчә дәвам итәчәк.

Беренчедән: «Ислам», дигән сүзнең төп мәгънәсе буйсынуны аңлата. Мөслим, мөселман Аллаһка буйсынган кеше. Аллаһны Аның Раббылыгында, Исем Сыйфатларында һәм иләһлегендә берләп, бер ялгыз Аңарга гына барлык (йөрәк, тел, әгъзалар) гыйбадәтләрен башкаручы кеше. Мөселман - Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши торган, Раббысының тугъры колы.
Аллаһ Тәгалә әйтә:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللَّهَ حَقَّ تُقَاتِهِ وَلَا تَمُوتُنَّ إِلَّا . وَأَنتُم مُّسْلِمُونَ)
«Ий мөэминнәр! Аллаһтан куркыгыз (Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелыгыз, Аны онытмагыз, зекер итегез, Бер Үзенә генә гыйбадәтләр кылыгыз, Аңарга көферлек, ширек кылмагыз) һәм мөселман булган хәлдә генә үлегез!». («Әлү Гыймран», 102.)

Икенчедән: барлык пәйгамбәрләр, расүлләр дә (нәби, әнбийә – кешеләргә Аллаһтан вәхи булып иңгән әмерләрен, Китапларын тапшырыр өчен, Аллаһ тарафыннан кешеләр арасыннан сайланып алынган иң хәерле, иң намуслы, иң ышанычлы кешеләр): Адам, Нух, Ибрахим, Исмаил, Якуб, Юсуф, Муса, Давыд, Сөләйман, Гайсә һәм соңгы пәйгамбәр һәм расүл - «пәйгамбәрләрнең мөһере» («хатиму-н-набийин») - Мөхәммәд тә ﷺ ИСЛАМ дине белән килделәр. Барысы да мөселман булдылар һәм халыкларын да Исламга, Тәүхидкә – бер Аллаһка гыйбадәт кылуга чакырдылар, Аллаһка тиңдәшлек кылудан ширектән катгый рәвештә тыйдылар. Моның хакында Аллаһ Тәгалә Үзе, соңгы Китабында, Коръәндә әйтә:
وَلَقَدْ بَعَثْنَا فِي كُلِّ أُمَّةٍ رَّسُولًا أَنِ اعْبُدُوا اللَّهَ وَاجْتَنِبُوا الطَّاغُوتَ .
«Без өммәтләрнең һәрберсенә расүлләр күндердек, фәкать бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз һәм Ал-лаһтан башкага гыйбадәт кылудан сакланыгыз, дип». ("Нәхел", 36)
Аллаһ Тәгалә барлык пәйгамбәрләрне Исламның төп нигезе булган «Лә иләһә илләллаһ» белән җибәргәнлеге хакында хәбәр итә:
وَمَا أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ مِن رَّسُولٍ إِلَّا نُوحِي إِلَيْهِ أَنَّهُ لَا إِلَهَ إِلَّا أَنَا فَاعْبُدُونِ
«Миннән башка гыйбадәткә лаеклы бер иләһ тә юк! Шуңа күрә Миңа гына гыйбадәт кылыгыз!», дип аңарга вәхий иңдермичә, Без сиңа кадәр (Иә, Мөхәммәд) бергенә пәйгамбәр дә җибәрмәдек», ди.
Әбү Һурайра Пәйгамбәрнең ﷺ хәдисен тапшыра:
وَالأَنْبِيَاءُ إِخْوَةٌ لِعَلَّاتٍ، أُمَّهَاتُهُمْ شَتَّى، وَدِينَهُمْ وَاحِدٌ
«Барлык пәйгамбәрләр дә әтиләре ягыннан карендәшләр, (урысча – «братья»), аларның аналары төрле, ә диннәре бер». (Әл-Бохари, 3443)
Ягъни, диннәре бер, ул – Тәүхидкә, «Лә иләһә илләллаһ»ка нигезләнгән дин - «Ислам», дип атала, ә «аналары төрле» - шәригатьләре төрле дигәнне аңлата.
Димәк, барлык пәйгамбәрләрнең дә дине «Ислам», дип аталды, шәригать кануннары төрле булса да, инанулары бер төсле иде. Әмма, пәйгамбәрләрләр үлгәннән соң, кешеләр иблис коткысына ияреп, үзләренең нәфес-шәһвәтләренә бирелеп, пәйгамбәрләр алып килгән дингә төрле бидгатьләр кертеп, ширеккә чумып, төрле башка исемнәр биреп, Аллаһның динен үзгәртеп бетерделәр.
Шуңа күрә, әгәр дә иң беренче кешенең - Адәмнең (галәйһиссәлләм) - дине Ислам булган икән, димәк калган барлык ялган диннәр аннан соң гына барлыкка килгән, чөнки аларга нигез салучылар Адәмнән соң гына дөньяга киләләр. Монда Сократ, Пифагор, Аристотель, Конфуций, Лао-цзы кебек фәлсәфәчеләр күздә тотыла. Өстәвенә, боларның кайберләре пәйгамбәрләрнең үзләреннән яки аларның укучыларыннан белем алганнары турында хәбәрләр дә бар. Ләкин бу фәлсәфәчеләр Ислам динен тулысынча кабул итмиләр һәм үзләренең чикләнгән акыллары белән бер дәлиле дә булмаган төрле ялган уйдырмалар чыгара башлыйлар (йога, медитация, феншуй һ.б.). Пәйгамбәрләргә Аллаһ Тәгалә китаплар җибәргән булса, боларның Аллаһтан дигән бернинди китаплары да юк, аларның фикерләре бернәрсәгә дә нигезләнмәгән, берсе бер сүз сөйләсә, икенчесе бөтенләй башкача сөйләгән. Пәйгамбәрләр исә барысы да бер сүз сөйли булганнар - ул да булса "лә иләһә илләллаһ" - Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһ юк. Ә фәлсәфәчеләрнең уйдырма диннәре щирк һәм көферлек белән тулган. Моның турында алдагы язмаларда сөйләп китәрбез, ин шәә Аллаһ.

Язманы әзерләгәндә Әбү Муса Сәйфеддинның "ХАК ДИН" китабы кулланылды