БИШЕНЧЕ ГАМӘЛ
Кеше Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) алып килгән нәрсәләргә нәфрәтле булса, хәтта алар нигезендә гамәл кылса да, имансыз була.
Әлеге гамәлнең Ислам диненнән чыгаруы хакындагы дәлил: Аллаһ Тәгалә әйтте:
ذَلِكَ بِأَنَّهُمْ كَرِهُوا مَا أَنزَلَ اللَّهُ فَأَحْبَطَ أَعْمَالَهُمْ
«Бу хөкем аларга Аллаһ иңдергән Коръәнне мәкъруһ күргәннәре өчендер гамәлләрен батыл кылды» (47:9),
Ул шулай ук әйтте:
فَلَا وَرَبِّكَ لَا يُؤْمِنُونَ حَتَّى يُحَكِّمُوكَ فِيمَا شَجَرَ بَيْنَهُمْ ثُمَّ لَا يَجِدُوا فِي أَنفُسِهِمْ حَرَجًا مِّمَّا قَضَيْتَ وَيُسَلِّمُوا تَسْلِيمًا
«Раббың исеме белән ант итеп әйтәм, мөселманнар үзара бәхәсләшкән эшләре турысында: «Ий, Мөхәммәд! Синнән хөкем иттермичә чын иманлы була алмаслар, алар синең хөкемеңә күңелләрендә шик калдырмаслар һәм синең хөкемеңә чын күңелдән риза булып мөселман булырлар, әнә шул эшне эшләгәнгә чаклы камил мөэмин булмаслар».(4:65),
һәм шулай ук:
فَمَن يُرِدِ اللَّهُ أَن يَهْدِيَهُ يَشْرَحْ صَدْرَهُ لِلْإِسْلَامِ وَمَن يُرِدْ أَن يُضِلَّهُ يَجْعَلْ صَدْرَهُ ضَيِّقًا حَرَجًا كَأَنَّمَا يَصَّعَّدُ فِي السَّمَاءِ كَذَلِكَ يَجْعَلُ اللَّهُ الرِّجْسَ عَلَى الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ
«Аллаһ Тәгалә, бер кешене һидәяткә — диндә туры юлга күндерергә теләсә, ислам дине өчен аның күкрәген ачып куяр, янә Аллаһ, бер кешене хак диннән адаштырырга теләсә, ул кешенең күкрәген тар, күңелен хактан шикләнүче кылыр, шуннан соң бу кеше, күкрәге тар булу сәбәпле, хаклыктан тыгызланып — Аллаһ хөкемнәрен яратмыйча, гүя күккә чыгардай булыр. Әнә шулай Аллаһ Тәгалә Коръән аятьләренә ышанмаган яки ышанып та аның белән гамәл кылмаган кешеләрнең күңелләренә көферлек, мөшриклек яки монафикълык нәҗесен салыр» (6:125), - диде.
Нет комментариев