«КАЛЕБЕҢНЕ ЧИСТАРТ!»
Таштай каткан йөрәгеңне ни генә эретер?
Бәгыреңне, күзләреңне ни генә җебетер?
Раббың биргән күңелеңне чистарт пәрәвездән!
Үлем фәрештәсе юлга чыгып, килеп җитәр тиздән!
Көне-төне ышкый-ышкый калебеңне агарт!
Нифак, ширек, көферлекне куптарып алып ат!
Төрле бидгать, хорафатлар тизрәк чыгып китсен!
Олы җыештыру, пакьлау, юу – гадәтеңә керсен!
Барлык теләк-ниятләрең дөньяга бәйләнгән
Тәкәбберлек күңелеңдә тирән тамыр җәйгән!
Фани дөнья бизәкләре күзләрне каплаган,
Рия, гөҗеплек, комсызлык җанны буып алган!
Көне-төне дөнья куып... Болай яшәп булмый!
Ә ахирәт янчыгыңда җил-давыллар уйный!
Бу дөньяда яшәгәндә, әйе, — һәммәсе дә кирәк,
Ләкин онытма, син: иң мөһиме, ул – сәламәт йөрәк!
Әбү Муса Сәйфеддин
Нет комментариев