Юксынырмын...? - диеп, уйламадым,
Утыз биш ел - дуслык атлады.
Очрашуны бары, Башкорт - Татар,
Чик сукмагы гына каплады.
Яшь аерма гүзәл кызларныкы -
Бары, унҗиде ел - хәзинә.
Көнгә- өчәр сәлам хаты йөрде...,
Өчәр сәгать...- сөйләм хәтирә...!
Утыз ике...чүт ары ел - бик аз...,
Күккә иңдең...бүген - КЫРЫК КӨН!
Сүр мөгезен ачып: САУЛАРМЫ?!-дип,-
Әүлияләр каршы алган өн!!!
Көләч йөзең, шаян сүзең аша-
Таңга калдырдыңмы барчасын?
Миһербаның күреп соэәлчеләр...-
Кире япканнардыр букчасын...?!
Кызу каның тыеп...сабыр иттең,
Көлгәннәрдән - бары елмайдың.
Ә, төннәрен, бар да йоклаганда-
Ачы сагыш илә еладың...!
Килбәтсезлек иде, сиңа, "юк"лар...-
*-...Сабыр...Бераз...Хәзер көтегез...!
Тамагыңа кайнар төер килсә...,
Керфек чылатмагыз...көлегез...!!!*
Кан - кардәшләр түгел...Очрашулар-
Ике ярда калды чаралы...!
Тәңгәл язмыш...иҗат...эш серләре...-
Мәңгелеккә иңде яралы...!!!
Миләүшә Ахмадуллина
Күкшел 15.06.2017
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев