Предыдущая публикация
Һәр көн саен бер бит ачыла.
Иртән ачкан һәрбер яңа бите
Төн үтүгә янә ябыла.
Тагын бер кат укыйм дисәң әгәр,
Юкка чыга китап битләре.
Бары хәтер, күңел түрләрендә,
Табып була үткән көннәрне...
Һәр иртәне ачкан яңа биткә,
Үзебез дә язып барабыз.
Яхшы эшең... яманы да шунда...
Һәм әлбәттә кылган хатабыз...
Китап - гүя безнең гомеребез,
Укый-укый кими битләре.
Тик ахырын гына шул китапның,
Укыйсыбыз килми бит әле!
Калын булсын гомер китабыбыз,
Әле бик күп еллар укырлык.
Соңгы битен япкан чакта инде,
- Яшәдем! - дип, әйтеп булырлык!
Рәзиф Дәүләт Бикбаулы


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1