Предыдущая публикация
Сагышлардан күңелкәем тулса,
Җаным талса кайчак ялганнан,
Сиңа киләм, әнкәй, синең янда
Туган кебек булам яңадан.
Кочагыңа ал да элеккедәй
Чәчләремнән, әнкәй, үп әле.
Мин һаман да назларыңа сусар
Шул кечкенә кызың бит әле.
Яраланган йөрәк кылларымны
Тик син генә көйли беләсең.
Синең янда борчуларым кими,
Елмаюың дәва, күрәсең.
Ак чәчәләрең килешепләр тора,
Җылы караш бизи йөзеңне.
Дөньяларда башка беркем юктыр
Синдәй сабыр, синдәй түземле.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2