Предыдущая публикация
Ихлас булырга тырышам,
Ихлас булмаганга да.
Җан җылымны бүлеп бирәм,
Салкыннан туңганнарга.
Бер рәхмәткә йөз куанам,
Шатлык табам юк-бардан.
Ерак йөрергә тырышам,
Начарлык кылганнардан.
Күкләр гел дә зәңгәр миңа,
Чирәмнәр - ачык яшел.
Кояш көлеп кенә тора,
Күңел шуңамы яшь гел.
Изгелеккә, игелеккә
Тартылып тора йөрәк.
Күрмәмешкә, белмәмешкә
Салынмый яшәү кирәк.
Алсу таңнарым аталар,
Гөл-чәчәккә төренеп.
Тормышыма ямьнәр өстәп,
Җырлар бара үрелеп.
Кояш батышы - могҗиза,
Күрә, тоя белгәнгә.
Бу дөньяга бер килгәнбез,
Яшәү тиң ул бәйрәмгә.
Люция Әблиева


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев