Тел шартлатты безгә кызыгып:
“Әле сезнең өчен офыкларда
Балкып яна җете кызыл ут.”
Без утызда. Кырыкка җиткәннәр
Сүз көрәштерүдән туктамый:
“Әле сезнең чәчәк кебек чаклар,
Картаерга безгә күп калмый.”
Өскә үрләгәннәрнең зарыннан
Кырыкта да булмый котылып:
“Сезнең ут уйнатыр чакларыгыз,
Безнең көчләр бетте тотылып.”
Гомерләрнең уртасына басып
Өлкәннәрнең сүзен тыңлыйбыз;
“Йөрәкләрдә дәрт-дәрман барында
Яшь арта дип сыкрап тормыйбыз.”
Үзебез дә инде сабырландык,
Салмакланды җитез адымнар.
Бездән алда дөнья көткәннәргә
Кушылдырды вакыт-агымнар.
Олыгая барган саен һаман
Күңел икән бара яшәреп.
Шулкадәрле гүзәл булган тормыш
Мәңге бетмәс төсле яшәлеп...
Дания Закирова
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2