Предыдущая публикация
Ә көз моңсу фасыл — аера...
Гөлләр шиңә... Торналар да китә...
Җилкәннәрне җилләр каера...
Бизәкләрен җуя табигать тә,
Кыш алдыннан кала бөрешеп…
Урамнарны яңгыр айкый-чайкый,
Яшьләр йөрми анда көлешеп.
Көннәр төтенләгән учак сыман
Газаплана дөрли алмыйча…
Вакыт уңга-сулга бәргәләнә,
Үз-үзенә урын тапмыйча.
Ә безләргә тик көтәргә кала
Гөрләвекләр аккан язларны...
Карлыгачлар алып килер әле
Тәкъдирләребездә язганны...
Дамир Гыйсметдин
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1