Предыдущая публикация
Чәчкә аткан гөлләремә.
Тузан өеп ком сибәсең,
Гөл чәчәкле көннәремә...
Көнләштеңме гөл- дөньямнан,
Ник өзәсең гөл таҗларын?
Үзем корган гына дөньям
Өмет итмим түр- таҗларын.
Тансыкма, Җил, явызланма,
Ни гаебе гөлләремнең?
Алар күңел юанычым,
Кыска җәйле көннәремнең...
Кырыслыгың бәхетеңме,
Кайдан килгән андый гадәт?
Тормыш ямен җибәрүдә —
Түгелдер бит инде әдәп?
Наилә Аюпова
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3