Ризыклар да туган җирнеке,
Әдәпләр дә әле җуелмаган –
Авылчарак инде безнеке.
Сөйләмнәр дә кытыршырак бераз,
Тел байлыгы – җирле сүзнеке,
Юату да – “Аллаһ тәкъдиредер..” –
Авылчарак инде безнеке.
Сабырлыклар мулдан бирелгән лә,
Сагышлану – бары көзнеке,
Сагынганда – җырлап бушанабыз –
Авылчарак инде безнеке.
Һич җуелмас кулның сөялләре
Гасырлардан килгән эзнеке,
Хезмәт гел дә яшәештә юлдаш –
Авылчарак инде безнеке.
Күчкәннәрне озатабыз бердәм,
Үзеңнеке – ул бит үзнеке,
Кылган догалар да гади, ихлас –
Авылчарак инде безнеке.
Буялса да заман, безнең караш,
Кара ягылмаган йөзнеке;
Шаукымнарны өнәп бетермибез –
Авылчарак инде безнеке...
Мәүлит ШАКИРОВ
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3