Предыдущая публикация
Язмыш биргән һәрбер яшемне...
Еллар өсти гомер... Алдагысын
Тагын ныграк сөяр өченме...
Җиде катлы беркатлыгын сөям
Балачакның җиде яшьлеген.
Унҗиде кат көнгә искә төшә
Унҗиделе гүзәл яшьлегем...
Кырык яшьнең кырык мәшәкатен
Сөя белдем... Авыр күрмәдем...
Илле көндәй кебек гомер үтте...
Алтмышларга табан үрләдем...
Һәр яшемнең үзенә хас яме...
Үз бәхете... үз күркәмлеге...
Маңгайларда булсын, укып булмый
Ни үтәсен, ни күргәнлеген.
Күңелемнән рәхмәт укый-укый
Барлаганда еллар дисбесен,
Дога итеп сорыйм мин язмыштан,
Тагын әзрәк кенә өстәсен...
Физәлия Дәүләтгәрәева
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3