Предыдущая публикация
Барысы өчен!
Өйрәткәнең өчен яшәргә...
Кырыс та син...
Кайчак үтә йомшак...
Гомер буе сабак-дәрестә...
Сынавын да бирдең сынар өчен -
Әверелдем шуңа көчлегә.
Мең рәхмәтләр...
Егәр беткәндә дә
Яшәткәнең өчен кешечә...
Башым иям...
Шатлык мизгелләрен
Мулдан өләшкәнең өчен дә...
Елатканга... Юк, юк үпкәләмим...
Ачу тотмыйм... Андый түгел лә...
Юк дип әйтмим... Егылган да булды
Тигездә дә хәтта абынып...
Кулың суздың, сабырлыкка өндәп...
Өмет чаткылары кабыздың...
Рәхмәт дими... Тагын нәрсә диим?
Кулымны кыс әйдә дусларча!
Син бәхетле, әгәр үз-үзеңне
Кеше итеп тойсаң тормышта...
Динар Хәйруллин
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4