Предыдущая публикация
Балкып килеп чыкты кояшым,
“Аллаһка шөкер!”- дип көнем башлыйм –
Булып торсын көнем, эш, ашым...
Нинди зәңгәр күкләр! Үлән яшел!
Сандугачлар сайрый ярышып…
Каймак кебек һава! Дөнья гүзәл!
Эх, яшәргә әле яратып!
Чиргә, гайбәтләргә, көнчелеккә
Итеп тормам инде игътибар,
Әнә нинди матур көнем туды,
Яңа көнгә яңа өмет бар!
Әй, Ходаем, рәхмәт! Миңа тагын
Бүләк иттең яңа бер көнне.
Шөкер итеп тамамларга язсын,
Тарихыма язып бүгенне...
Фирүзә Абдуллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1