Предыдущая публикация
Абынмас та идек, ялгышмас та.
Юк шул инде, кайчак һәрберебез,
Чүгеп ала җиргә, ялгыш баса...
Хаталана, аннан яшен сөртеп
Төзәтә ул кылган һәр ялгышын.
Кабул итә сынаулары белән
Ходай язган шушы язмышын...
Егыла да кабат торып баса,
Күрсәтмәскә теләп яраларын.
Эчтән генә тели, йөрәк аша:
Бирмә, диеп, берүк, яңаларын.
Шуның белән бәлки кадерле дә,
Газиздер ул гомер дигәннәре.
Юкка гына халык әймәгәндер,
Сыный, диеп, Ходай, сөйгәннәрне.
Тормышыңның һәрбер яңа көне,
Бүләк сыман кабул ителә.
Ничә тапкыр көнгә елмаябыз,
Ничә тапкыр күңел кителә...
Шулай бара... артларыңа баккач,
Ялгышны да көлеп искә алыш.
Бик кадерле, газиз була икән,
Ходай язган мең сынаулы язмыш!
Гөлара Шәрипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2