“Татарстанның мәдәни башкаласы“ республика бәйгесен Арча районы башлады Узган ел шул исемдәге бәйгедә Арча районы Гран-при иясе булган иде. Җиңүче буларак, быел да аны безнекеләр башлады. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтте ул. Районнан җиде зур автобуска төялеп дүрт йөздән артык үзешчән барды. Балалар дә, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Гаилә елы буларак, күп балалы гаиләләр дә чакырылган һәм алар сәхнәгә чыкты. Иң югары бәя, дәрәҗә – “Татарстанның мәдәни башкаласы“ дигән исем алу безнең өчен зур дәрәҗә. Арча тарихлы, эзле район. Аның күренекле шәхесләре, алтын куллы осталары бик күп. Аннан Гаилә елы буларак, чыгышыбыз шул темага да багышланача