Арское Землячество
5+
Фотографии544
Арчаның «Туризм» берләшмәсе укучылары «Тукай юлы» буйлап сәяхәт итте Арчаның «Туризм» берләшмәсе укучылары тренер Минхәеров Фәрит Фәтхи улы җитәкчелегендә Арча — Өчиле авылы-Яңа Кырлай-Иске Иябаш авылы маршруты буенча өч көнлек «Тукай Юлы» сәяхәтен үткәрделәр. Экскурсия вакытында балалар Габдулла Тукай язмышы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук утын әзерләү, учак ягу, учакта ашарга әзерләү кебек туристлык белемнәрен практикада кулландылар. http://arskland.ru/news/3207/
Төрки халыкларның “Нәүрүз” XIV Халыкара театр фестивале уза Фестиваль кысаларында 4 нче июнь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театрында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры спектаклен карарга була 4 июня 17.00 С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры (Татарстан Республикасы) Михаил Башкиров Салкын кын 16+ Трагедия Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» милли театраль премия
“Җидегән чишмә” — Буада “Җидегән чишмә” Арча халык театры Буада үткән милли театрларның өченче Халыкара фестивалендә катнашып кайтты. Коллективның Буа Дәүләт театры бинасында беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел. Башкорт драматургы Ибраһим Абдуллинның “Айылуның айлы кичләре”, Гөлсинә Зәкиеваның “Елый икән елый ирләр дә” спектакльләрен күрсәтеп, тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергәннәр иде инде. Бу юлы Якутия, Казахстан, Үзбәкстан, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан, Калмыкия, Төркия, Сербия, Ир
Казанга эшкә йөрүчеләрне бәхет басты Арчадан Казанга йөреп эшләүчеләр күп. Арчадан җәяүләп поездга төшүчеләр дә байтак. Казансу елгасы аша салынган күпер янындагы агачлыктан иртән һәм кичен караңгыда йөрергә курыкканнарны бәхет басты.Тәртипсез үскән агачларны кисеп, ул тирәләрне матурлыйлар хәзер. Эш башланган. Йөрергә куркабыз, агачларны киссеннәр иде дип, безгә дә мөрәҗәгать иткәләделәр. Көпә—көндез берәүнең сумкасын да кулыннан йолкып алдылар инде анда. http://arskmedia.ru/2019/05/20/20393
Төрки халыкларның “Нәүрүз” XIV Халыкара театр фестивале уза Фестиваль кысаларында 3 нче июнь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры спектаклен карарга була 3 июня 18.30 Әлмәт татар дәүләт драма театры (Татарстан Республикасы) Туфан Имаметдинов, Равил Сабыр Тынлыкта гына урын бар 16+ Фәлсәфи трактат Спектакль «Россиянең кече шәhәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелды. Режиссер — Туфан Имаметдинов Хореограф —
Арча сәнгать мәктәбендә хисап концертлары Бу көннәрдә Арча сәнгать мәктәбендә хисап концертлары бара. Шундыйларның берсе — хореографлар Венер Хисамиев һәм Зилә Мортазина әзерләгән биюче балаларның чыгышларын карадык. Рәхәтләнеп карадык. Әти—әниләр, әби—бабайлар да күп килгән иде. Һәркайсының үз баласын сәхнәдә күрәсе килде. Укытучыларга да әти—әниләр каршында хисап тотуы җиңел түгел. Ел буе биергә йөргән баласы сәхнәдә ничек бии? Афәрин, концерт шәп килеп чыкты! Рәхмәт хореографларга! Әти—әнил
Төрки халыкларның “Нәүрүз” XIV Халыкара театр фестивале уза Фестивале спектакльләрен Кәрим Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театрында карарга була 2 июнь 12.00 Б. Кыдыкеева исемендәге Кыргыз дәүләт яшь тамашачылар театры (Бишкәк ш.) Тунҗәр Җуҗәноглу Ташкын 16+ Трагедия Режиссер, музыкаль бизәлеш - Эльвира Ибраһимова Рәссам - Юлдаш Нурмәтов Режиссер ярдәмчесе - Гөлмира Ташматова Көнчыгыш Анатолиядә, һәр ягын таулар әйләндереп алган бер авылда, кешеләр кычкырып сөйләшә дә,
Арчада ат ярышы булды Арчада Сабантуй алдыннан ат ярышы үткәрү матур бер гадәткә кереп китте. Ат ярышын район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Илшат Нуриев атчыларны сәламләде, аларга уңышлар теләде. Ярышта 20 ат катнашты. Арча, Балтач, Кукмара, Мари республикасы, Малмыж атлары ярышты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.Ярышларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин (үзе дә атлар белән мавыга) алып барды. 2 яшьлек атлар ярышында «Ак Барс» ширкәтеннән «Карамелька» атында Илнур Рамазанов 1нче килде. 2нче
Үрнәк көллиятендә ачык ишекләр көне Үрнәк агросәнәгать көллиятендә ачык ишекләр көне булды. Фойега килеп керүгә егетләрне һәм кызларны чәй өстәле янына чакырдылар. Кош теле һәм чәк—чәк белән тәмләп чәй эчтеләр. Аннан залга үттеләр.Үрнәк агросәнәгать көллияте җитәкчесе Рифкать Камалетдинов көллият тарихы белән кыскача гына таныштырып үтте. «Безнең көллият 1944 елны оешкан, — дип сөйләде җитәкчесе. — Быел мартта көллият ачылганга 75 ел булды». Авыл хуҗалыгына меңнәрчә һөнәр ияләре биргән уку й
Төрки халыкларның “Нәүрүз” XIV Халыкара театр фестивале кысаларында Тинчурин театрында спектакльләр күрсәтеләчәк 2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларның XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы — Nottara Theater (Бухарест, Румыния). Алар тамашачыга Ж.-Б. Мольер һәм М. Булгаков әсәрләре буенча «Moliere»
Арча укучылар Сарае укытучысы -һөнәри осталык буенча лауреат 2019 елның 13-14 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең 1нче номерлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталык буенча «Йөрәгемне балаларга бирәм » республика конкурсының финалы узды. Арча укучылар Сараеның өстәмә белем бирү педагогы Сафин Ленар Яхиевич конкурс лауреаты булды. http://arskland.ru/news/3202/
Якташыбыз Радик Хәбибрахман улы Фәизов тууына 88 ел Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстанның Арча районы Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1951-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә; армиядән кайткач, төрле җирләрдә саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли. 1957-1965 елларда ул Магнитогорск шәһәренд
Авыл яшьләре эштә дә сынатмый Авыл яшьләре язгы кыр эшләрендә дә сынатмый. Матур торган көннәрнең кадерен белеп, вакыт белән хисаплашмыйча җир эшкәртүдә, чәчүдә тырышып эшләгәннәр арасында утыз яшькә кадәрге ир-егетләр күп. Традиция буенча, Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә басуларга чыгып, алар белән очрашулар оештыра, алдынгыларына бүләкләр тапшыра. Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин,
«Әдәби мәйдан» гөрләде Арча үзәгендәге әдәби мәйдан шигърият һәм сәнгать сөючеләрне үз янына җыйды. Биредә Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Яшәү өчен җиңдек бу сугышны» дип исемләнгән әдәби мәйдан оештырды. Укучылар, китапханәләр, мәдәният йортлары, клублар хезмәткәрләре, укучылар, үзешчән шагыйрьләр сугыш темасына шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Тамашачы аларны йотлыгып тыңлады. Кайберләрен тыңлаганда күзләрне яшь пәрдәләре каплады. http://arskland.ru/news/3196/
Арчада пляж волейболы башланды Арчаның Казансу паркында ике комлыкта мәктәп укучылары арасында пляж волейболы булды. Берсендә тренер Рәшит Сафин баш судьялык итте, икенчесендә — Нияз Гатауллин. Һәр командадан икешәрләп уйнадылар. Арчаның 1 нче мәктәбе, Арчаның 6 нчы мәктәбеннән, Казанбаш, Кәче, Урта Курса мәктәпләре укучылары волейбол уйнады. http://arskland.ru/news/3194/
Сөмбелә әбигә 90 яшь Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 10 майда Арча шәһәрендә яшәүче Сөмбелә Әхмәдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. http://arskland.ru/news/3193/
9 май көнне Арчада булачак чаралар программасы Җиңү бәйрәменә багышланган парад Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган район халкы, хезмәт коллективлары һәм гомуми белем учреждениеләре укучылары колоннасының үтү тәртибе Байрак йөртүчеләр. 2. Авыл һәм шәһәр җирлекләре автоколоннасы. 3. “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар. 4. Яшь армиячеләр колоннасы. 5. Мәгариф идарәсе һәм мәгарифнең ведомство учреждениеләре. Арчаның 1нче гомуми белем мәктәбе. 7. Арчаның 2нче гомуми белем мәктәбе. 8. Арчан
Иске Кишеттә герой Гани Сафиуллин янына җыелдылар Көн иртәдән еламсырап торды. Яңгыр менә—менә явып китәр сыман иде. Сәгать 10нарга Иске Кишеттә Бөек Ватан сугышы герое Гани Сафиуллин музее янына мәктәп укучылары, әти—әниләр, ветераннар җыелды. Арчадан миниавтобус белән армиягә чакырыласы егетләр килде. Хәрби комиссар Алмаз Борханов үзе дә шунда иде. «Таттелеком» җәмгыятенең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре оештырып йөрде. Иң башта армиягә китәсе егетләр музей белән таныштылар. Аларга китапханәч
Арчалар Тинчурин театрына китте Бүген Арча районында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары Казанда Кәрим Тинчурин театрында узачак хәйрия акциясендә катнаша. Акция кысаларында аларга Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм!» спектакле күрсәтеләчәк. http://arskland.ru/news/3192/
Show more