Предыдущая публикация
9 май көнне «Кыр кухнясы» бәйрәмгә үзенә бертөрле нур өстәде, диючеләр булды. Кем оештырды аны, дип тә сорыйлар.
Аны Арча шәһәре үзәгендә «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» (җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев) оештырды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан кунакларны карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Ил алдында хәрби бурычын үтәүчеләр дә (әфганчылар һ.б) шунда җыелышып чәй эчтеләр, фотоларга төштеләр. Үзе бер күңелле булды. https://www.youtube.com/watch?v=8HHp5_TPJP4 https://arskland.ru/news/5488/
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев