Ул 77 ел эчендә никадәр генә шигырь язылмаган да, никадәр генә җыр көйләнмәгән. Авырту һәм ярату тулы бу җыр-шигырьләр – кешелекнең дөньяны тетрәткән, күпме җан-тәннәрне гарип иткән әлеге фаҗиганы рефлексияләү омтылышы, йөрәкләре авыртканнарны юату, дәвалау теләге. Һәм туктаусыз искәртү: бу Җиңү – чәчәкле-чуклы бәйрәм түгел, аның артында – күз яшьләре, кайгы-зар тулы сыкрану. 8 яшендә сугышта әтисен югалткан романтик шагыйрь Роберт Әхмәтҗанның бу шигыре дә – чиста рефлексия. Җыр «хәвефләр булмасын», бу фаҗига онытылмасын һәм башка беркайчан да кабатланмасын дип, җирне урарга чыга. Ул җыр кеше күңеленә сак кына кагыла һәм кайтаваз булып сораулар яңгырый:
«Кем анда, кемнәр көрсенә
Сагынып имин чагын?» https://www.youtube.com/watch?v=6-QULEOKva4
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев