Предыдущая публикация
Чәчәксез гөлгә кунмас.
Бердәнбер ул, булыр берәү,
Бердәнбер - ике булмас!
Моңсыз булса да күңелләр,
Йөрәкләр - зарсыз булмас.
Бөгелсә дә, көчле - сынмас,
Түгелгән - тулы булмас...
Кайгы үтмәгән, хәсрәтнең,
Ни икәнлеген белмәс.
"Кемгәдер" чокыр казыган,
Үзе дә рәхәт күрмәс!
Ялгызларның хәлен исә,
Парлылар төгәл белмәс.
Хис -тойгылар кайнар булса —
Мәхәббәт яшьнәр, үлмәс!
Язмышлардан юк узмышлар.
Язмышлар - бездән тормас...
Гомерләр дә, һич кенә дә —
Үкенүләрсез узмас!
Раушания Сафина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4