ТӘҺАРӘТ
Намаз укыр алдыннан кешегә тәнен, киемен һәм намаз укыласы урынын һәртөрле нәҗесләрдән (пычрактан) пакьләү һәм Шәригать боерганча тиешле әгъзаларны су белән юып, тәһарәт алу фарыз.
ТӘҺАРӘТ алганда 8 төрле эш ТҮБӘНДӘГЕ ТӘРТИПТӘ БАШКАРЫЛА.
Тәһарәт алучы:
башта пакь су белән истинҗа кыла, ягъни гаурәтләрен нәҗестән пакьли;
аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа* (кайбер чыганакларда: «бәдрәфтән чыгып сабын белән кулны юу бу исәпкә керми»,- диелә);
аннан соң өч мәртәбә авызын чайкый;
аннан соң өч мәртәбә борынын чайкый;
аннан соң өч мәртәбә йөзен юа
(бу вакытта маңгай чәченнән алып, ике колагына һәм ияк астына кадәр булган һәр җиренә, шулай ук кашына һәм сакалына да су тидерә);
аннан соң өч мәртәбә терсәкләренә кадәр ике кулын юа;
аннан соң, учларын һәм бармакларын суга чылатып, ике кулы белән әүвәл башына, аннары колакларына, аннары муенына бер мәртәбә мәсех кыла (сөртә/ышкый);
аннан соң тубыкларына кадәр өчәр мәртәбә ике аягын юа*.
* кулларын һәм аякларын юганда бармак араларына һәм йөзек астына су тими калмаска тиеш (шул исәптән тырнакта суны үткәрми торган лак, ясалма тырнак булмаска тиеш (ред.)); әгәр аякларында читек булса, алар өстенә өч бармагы белән мәсех кыла (читек киюнең вакыты чыкмаган булса).
ТӘҺАРӘТНЕҢ ФАРЫЗЛАРЫ:
бер мәртәбә йөзне юу;
бер мәртәбә терсәкләргә кадәр ике кулны юу;
бер мәртәбә башның чирегенә мәсех кылу;
бер мәртәбә тубыкларга кадәр ике аякны юу.
ТӘҺАРӘТНЕҢ МӘШҺҮР СӨННӘТЛӘРЕ:
тәһәратне «бисмилләһ» сүзләре белән башлау (иск.: бәдрәфкә кергәнче әйтелә);
күңел белән ният кылу;
ике кулны беләзекләргә кадәр юу;
мисвәк (теш чистарткыч) кебек нәрсә белән тешләрне пакьлау;
өч мәртәбә авызны чайкау;
өч мәртәбә борынны чайкау;
сакалны аралаштыру;
бармакларны аралаштыру;
йөз, кул һәм аякларны өчәр мәртәбә юу;
уң кул һәм уң аякны сулларыннан әүвәл юу;
башның һәр җиренә мәсех кылу;
ике колакка мәсех кылу;
кул аркалары белән муенга мәсех кылу;
тәһарәтне билгеле тәртип белән алу;
тәһарәтне бүленмичә алып бетерү.
ТӘҺАРӘТНЕҢ МӨСТӘХӘБЛӘРЕ:
тәһарәтне алганда кыйблага юнәлеп басу;
су чәчрәмәслек биек җирдә тору;
суны үзеңә әзерләү;
тәһарәтне алып бетергәнчегә кадәр тыйнаклык саклау (сөйләшмәү);
тәһарәт тәмам булганчы түбәнчелекле кыяфәттә тору.
ТӘҺАРӘТ АЛГАНДА МӘКРУҺ (ШЕЛТӘЛӘНГӘН) НӘРСӘЛӘР:
суны күп исраф итү;
уң кул белән борынны сеңгерү;
әгъзаларны өчтән артык яки ким юу;
башка ике мәртәбә мәсех кылу;
йөзгә суны каты итеп сибү;
суны кешедән салдырту;
тәһарәт алганда дөнья сүзләрен сөйләү;
тәһарәт алганда суга йә төкерү, йә сеңгерү.
ТӘҺАРӘТ АЛГАНДА МӨФСИД (БОЗУЧЫ) НӘРСӘЛӘР:
арт юлдан һава (газ) чыгу;
гаурәттән (ал һәм арт юлдан) нәҗес (олы яки кече хаҗәт, яки башка нәрсә) килү;
җәрәхәттән кан, эрен яки сары су (лимфа (сукровица)) агу*;
борын яки теш казнасы канау;
күздән авыру сәбәпле лайлалы яшь агу;
авыз тутырып азык яки кан косу;
ятып яки сөялеп йокыга китү;
тилереп яки исереп аңны югалту;
намаз эчендә кычкырып көлү.
* җәрәхәтләнгән җирдән кан, эрен яки сары су әз генә чыкса һәм читкә акмаса тәһарәт бозылмый.
Тирләү, күздән лайласыз яшь агу, тамактан какрык килү тәһарәтне бозмый.
Тәһарәтсез килеш Коръән Кәримне яисә аятьләр язылган кәгазьләрне тоту тыела, әмма тышлык/ сумка аркылы тотарга рөхсәт ителә.
Тәһарәтсез (ләкин госелле (ред.)) килеш Коръән сүрәләрен күңелдән укырга ярый, мәчеткә керү һәм зиратка бару хупланмый. Бу эшләрне тәһарәт алып яки тәяммүм белән башкару мөстәхәб (хуплана).
Видео-үрнәк:
https://youtu.be/8CwKuG95pHE
Чыганак:
«Гыйбадәте исламия»
Әхмәтһади Максуди
Нет комментариев