Информация 🌺🔹 доступна только авторизованным пользователям.

Все заметки

Фид

Ислам динендә өй җыештыру, өй юуның билгеле бер тәртибе бармы?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Чисталык – иманның яртысы», – дигән. Мөселман кешесе тәне белән генә түгел, җаны белән дә чиста булырга омтыла. Үзебезне генә түгел, әйләнә-тирәбезне дә чисталыкта, пакьлектә тотарга тырышабыз без. Бик тиздән һәр йортта өй юулар башланачак. Бу йола пәйгамбәребез яшәгән чорда да булганмы? Ислам динендә өй җыештыру, өй юуның билгеле бер тәртибе бармы? «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин белән әнә шул хакта сөйләштек. – Ислам дине чисталык, пакьлек кебек төшенчәләргә ничек карый? Бу хакта хәдисләрдә ниләр әйтелә? – Чисталык динебездә мөһим урын алып тора. Ал