ДИН КАРДӘШЛӘРЕМ!
ҖОМГА КӨНЕ МӨБӘРАК БУЛСЫН! 🤲
Раббым барыбызга да бәхетнең агын, саулыкның ныгын, шатлыкның зурысын насыйп итсен, йөзләрдә кояш нуры, күңелләрдә иман нуры балкысын, өстәлләргә хәләл ризыклар менсен, дөньялар тыныч, гаиләләр имин булсын. 🤲🤲🤲
“Әй, иман итүчеләр, җомга көнне намазга чакырылганыгызда, Аллаһны зикер итәргә ашыгыгыз, сәүдәләрегезне дә туктатыгыз. Бу, әгәр белсәгез икән, сезнең өчен хәерлерәк. Намазларыгызны бетергәч, таралып, Аллаһ фазылыннан ризык эзләвегезне дәвам итегез, шулай гына морадларыгызга ирешерсез”.
Әл-Җомга: 9-10.
Җомга көнне госелләнеп, исле майлар сөртенеп, чиста киемнәр киеп, мәчеткә иртәрәк килү - бөек саваплардан санала. Моның турында пәйгамбәребезнең күп кенә хәдисләре бар, боларның бересе шул:
“Җомга көнне мәчетнең һәр ишеге алдына фәрештә килеп, җомгага килүчеләрне гамәлләр дәфтәренә чиратлап яза башлый. Имам мөнбәргә чыгып, хөтбәсен укый башлагач, фәрештәләр дә дәфтәрләрен ябып, имамның хөтбәсен тыңлый башлый. Шулай итеп, мәчеткә көндез иртә сәгатьләрендә килгүчеләр, бер дөялек әҗер-савапка лаек булалар, аннан соң бер сыерны корбан итеп чалган шикелле савап алырлар, аннары бер сыерлык савап хасил була. Моннан соңырак килгүчеләр – бер тавыклык әҗер-савапка, моннан соң килгүчеләр дә - бер йомыркалык әҗер-савапка лаек булырлар”
(Әбү Дауд, Ибн-и Маҗа әт-Таҗ том 1: 286).
Әбү Дауд, Ибн-и Маҗа
Хәерле булсын җомга иртәсе!
Я, Ходаем, бәндәләргә авырлыклар китермә!
Кутәрә алмас кайгы биреп, йөрәкләрне өттермә!
Ни теләсәк , Ходай безгә шуны бирсен,
Юлга чыксак, юлларыбыз изге булсын!
Ходай берүк канатларны каермасын,
Беркайчан да ялгызлыкта калдырмасын!
Ходай безгә күркәм сабырлыклар бирсен,
Кукләребез һәрчак безнең аяз булсын!
Җаннарыбыз һәрвакытта тыныч булсын,
Эшләгән эшләребез дә гел уң булсын!
Тәннәребезгә, Ходаем, тазалык бир,
Җаннарыбызга һәрвакыт тынычлык бир!
Илләребез имин булсын, тыныч булсын,
Калган гомерне яшәргә көч-куәт бир!
Балалар туган яклардан аерылмасын,
Миһербансыз, таш бәгырьле булмасыннар!
Ата-ананы тәрбияләп, кечеләрне кече итеп,
Олыларны хөрмәт итеп, зурласыннар!
Фәридә Шәйморатова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 14