Обсуждаемые темы

Динем 🕋 Ислам
последний комментарий 9 июня в 05:59
i l d u s G i m a d i
последний комментарий 16 апреля в 22:44
Динем 🕋 Ислам
последний комментарий 15 февраля в 23:17
Динем 🕋 Ислам
последний комментарий 29 января в 18:16
Динем 🕋 Ислам
добавлена 15 ноября 2023 в 10:58

Пенсиягә чыккач өлгерерсезме?

Кайбер таныш-белешләргә хәерлелек теләп, «кайчан намазга басасың яки мәчеттә кайчан күренә башлыйсың», дигәнрәк сораулар биргәлим. Күбесенең җавабы бер була: «Пенсиягә чыккач, әлегә һич тә вакыт юк».
Әйтерсең, килешү төзеп куйганнар да, күпме тормыш кичерәселәрен, нәрсәне кайчан һәм ничек эшләячәкләрен тәгаен беләләр. Әмма Коръәндә Раббыбызның кисәтүе нык: "Һичбер кеше кайда үләчәген белмәс, һәм һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс, Аллаһ – һәрнәрсәне белүче, һәм һәрнәрсәдән хәбәрдардыр"
📝(«Локман» сүрәсе, 34нче аять).
Әйе, бу якты җиһаннан кайчан китеп баруыбыз хакында беребез дә белмибез, белү генә түгел, хәтта әз генә булса да чамалый да алмыйбыз.
Үлем яшенә-картына карамый. Әнә бит тирә-ягыбыздагы күпме кеше яшьли дөнья куя... 30 яше генә тулган бер хатын инфаркт белән китеп барды... Икенче бер 21 яшьлек кардәшебез яман шеш (онкология) белән авырып, алты ай эчендә арабыздан китте. Юлларда транспорт белән бәйле фаҗигаләрдә дә әле яшәргә дә өлгермәгән 20-30 яшьлек кешеләр, бер-бер артлы, бәрзах тормышына күчә бара. Әнә шундый очракларны күреп-ишетеп тә, «пенсиягә чыккач» дип сәбәп табабыз. Арабыздан китүчеләрнең дә кайберләре шулай әйткән булгандыр, бәлки. Ә бит безгә күпме гомер бирелгәнен һәм кайчан, кайда, нинди шартларда соңгы сулышыбыз өзеләсен беребез дә белми. Әмма нинди гамәлләр белән китәчәкбез – монысы инде бары тик үзебездән тора.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم бу хакта болай дип әйтеп калдырган: «Кеше үлгәч аңа ияреп өч нәрсәсе бара: гаиләсе, малы, һәм гамәлләре, шуларның икесе – гаиләсе һәм малы – кайтып китә, бары гамәлләре генә үзе белән кала»
📝(Бохари риваяте).
Ә без вафат булгач, нинди гамәлләребез генә үзебез белән кала соң? Күңел ачып, көлеп, уйнап, Аллаһны бар дип тә белмичә кылынган гөнаһлы гамәлләр белән генә китәбезме, әллә инде Аллаһка дип кылынган зекерләр, намазлар, уразалар, әти-әниләребезгә карата һәм туганлык җепләрен саклау өчен кылынган игелекләр дә бармы арада? Җәмәгать, уйланыйк, әле аякта йөрибез, җаныбыз тәнебездән чыкмаган икән, димәк, иманга килергә, игелекле гамәлләр кылырга, бигрәк тә намазга басарга, Рамазан аенда ураза тотарга соң түгел.
Бүген тырышыйк, чөнки иртәгәге көн килеп җитмәскә мөмкин бит. Ә Аллаһ каршысына баргач, Кыямәт көнендә бездән: «Нинди йортта тордың? Кешенекендә акча түләп тордыңмы, үзеңнекен җиткереп чыктыңмы?», «Машинаңның моделе нинди иде?», «Хезмәт хакын күпме алдың?» дип сорамаслар. Иң беренчеләрдән булып, намазыбыз соралачак. Моңа дәлил – Пәйгамбәребез ﷺ хәдисе: «Кыямәт көнендә кешеләрнең гамәлләреннән иң беренче соралачак гамәле ул – намаз»
📝(Әбү Давыд риваяте).
Бу сүзләрне тагын да куәтләр өчен тагын бер хәдисне китерик: «Кем намазын сакласа (намазларны саклау – үз вакытында көненә биш мәртәбә укып бару дигәнне аңлата), Кыямәт көнендә ул аңа нур, дәлил булачак һәм шул сәбәпле, бу кеше уңышка ирешәчәк, ә кем инде намазын сакламаса, ул аңа нур да, дәлил дә булмаячак, бу кеше уңышка да ирешмәячәк һәм Кыямәт көнендә Фиргавен, Һәмән, Убәй бине Халәф белән бергә булачак»
📝(Мүснәд Имам Әхмәд риваяте).
Ялган өмет белән яшәмик, җәмәгать, иртәгә я аннары булыр әле дип, буш капчык белән китеп бармыйк. Ялкаулыкны җиңеп, нәфесебезне әз-әзләп кенә игелекле эшләр кылырга күнектерә башлыйк. Башта авыр тоелса да, бер ияләнгәч, көненә биш мәртәбә намаз уку да җиңел булачак, ничек ансыз яшәгәнмен икән дип, үкенәчәкбез дә әле. Һәр укыган саен күңелебезгә рәхәтлек иңәчәк, ансыз яшәп булмый башлаячак. Һәм, иң мөһиме, Аллаһтан ярдәм сорарга онытмыйк. «Миңа шушы хәерле гамәлләрне кылырга җиңеләйт һәм ярдәмеңне бир, иманда нык кыл», – дип догада булырга тырышыйк.
«Берәүнең үлчәүдә гөнаһына караганда савабы авыррак, күбрәк булса, ул җәнәттә үзе разый булган рәхәт тормышта булыр. Һәм үлчәүдә савабына караганда гөнаһы авыр килсә, ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса, аның анасы – мәрхәмәтсез булган, Һавийә исемле җәһәннәм булыр»
📝 («Каригаһ» сүрәсе, 6нчы-9нчы аятьләр).
Раил Фәйзрахманов
i l d u s G i m a d i
последний комментарий 17 октября 2023 в 21:26
Динем 🕋 Ислам
последний комментарий 17 октября 2023 в 07:09
Динем 🕋 Ислам
последний комментарий 13 октября 2023 в 23:03
Эльвира Хаматнурова (Алиһә Нур)
добавлена 11 октября 2023 в 05:39
Ринат Гатин
последний комментарий 7 октября 2023 в 06:40
Показать ещё