Әниләр әйбәт була.
Әнине начар дип сөйләү
Ул инде гайбәт була.
Әниләр чибәр булалар,
Әниләр ямьсез булмый.
Әниләр пешергән ашлар
Һичкайчан тәмсез булмый.
Әнинең сөял басса да,
Куллары йомшак була.
Әниләрнең куеннары
Кап-кайнар учак була.
Әниләр ялкау булмыйлар,
Әниләр уңган була.
Баласына бишек жыры
Гомерлек юрган була.
Әниләр усал булалмый,
Назлы була әниләр.
Назлы әниләрдән генә
Үсә назлы бәбиләр.
Яшьлектә әнинең чәче
Жилдә тарала бара.
Нигә икән тора-бара
Алар агара бара?!
Әниләрнең фатихасы
Маяк була тормышка.
Гел дә житәкләп барачак
Изге дога язмышка
Әни изге фәрештә ул
Аңлавы бер моң була.
Рәхмәтеңне белдерергә
Нигәдер бик соң була?!
Рафига Усманова
27.11.2024


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев