#яраткан боралакларым, монысы Кызыл Алан тирәсеннән🚁🤗
Инвестицияләр темасына караган файдалы бер язма урнаштырырга булдым әле✍️
🏛 38,4 МИЛЛИОН РӘСӘЙЛЕНЕҢ БРОКЕР ХИСАБЫ БАР – Мәскәү биржасының статистикасы📝
‼️Аларның 10,22% өлешендә генә ₽10 меңнән артык акча, ә 5,32% өлешендә – ₽100 меңнән артык акча! Хисап ачканнарның 94,68% базардан өметсезлеккә төшеп, инде киткәннәр..
ЭШ НИДӘ СОҢ?
Биржага килгән беренче елларда монда нәрсә бар, кем сәүдә итә, акцияләр бәясен нәрсә билгели, эмитентлар minority акционерларны ничек алдый h.б. бары тик аңлый гына башлыйсың.
Шул вакыт эчендә уңышлы инвесторлар белән таныша башлыйсың һәм аларның тәҗрибәсен үзләштерәсең. Компанияләрнең отчетларын аңлый башлыйсың һәм аларны укып, күзәтеп барасың.
Кыскасы, беренче 2-3 ел эчендә портфельнең артуы-кимүе белән бергә ТӘҖРИБӘне АКЧАга "сатып аласың" һәм дә менә шул тәҗрибәне "сатып алгач", яңа инвесторларның күбесе базардан китеп бара🕺 Алга таба бу тәҗрибә аларга инде беркайчан да кирәк булмый 💹👀
Шулай итеп, биржага берничә елга килүнең бернинди мәгънәсе юк, бары тик вакытыгызны гына югалтачаксыз. Бу – озын юл, 5 елдаң соң тәҗрибә туплана гына башлый, үзем шуның кадәр вакыт монда булгач, бу турыда тәгаен әйтә алам👌
Бу язмам белән мин сезгә процессны аңлы рәвештә тизләтергә һәм башта ук дөрес карарга килергә ярдәм итәргә тырышам. Шулай итеп, биржага килеп, монда булучы ТАТАРЛАРЫБЫЗГА😁💰:
Беренче чиратта үзегездән сорагыз:
1. Минем биржада булуымның максаты нинди?
2. Хәләллек турында уйланаммы?
3. Миңа монда булырга ошыймы? Компанияләрне өйрәнгәндә икътисадны яхшырак аңлый башлавымны сизәмме? Базарны күзәтүдән, бизнесларны, макроикътисадны өйрәнүдән мәгънә табаммы?
4. Кәефем базардагы шәхси финанс нәтиҗәләремә турыдан-туры бәйлеме?
Әгәр сез тиз акча табарга, машинага/фатирга акча җыярга килгән булсагыз, базарны күзәтүдән һәм компанияләрне өйрәнүдән хушсынмыйсыз, сезгә икътисад кызыксыз икән - базардан китү һәм вакыт югалтмау хәерлерәк.
Базар – бу икътисадны һәм компанияләрне өйрәнү, фикердәшләр табу, илнең һәм дөньяның тормыш корылышын аңлау!
Әгәр сез вакытыгызның бер өлешен кызганмыйча, монда 10-20 елга калырга телисез икән, бу аңлы карар булырга тиеш һәм аңа башта ук килергә кирәк.
Ә инде бу карарга килгәннәргә #төпкиңәш
БЕРЕНЧЕ ЕЛЛАРДА ФИНАНС НӘТИҖӘГӘ КАРАМАГЫЗ! Хәзер иң мөһиме – тәҗрибә, ул алдагы адымнарны билгеләр.
💹 Хәләл инвестицияләрдә үзем алган 5 еллык тәҗрибә белән монда бүлешергә әзермен: https://boosty.to/liliyatranslate/purchase/3414204?ssource=DIRECT&share=subscription_link Бу язмага мөнәсәбетегезне белдереп, билге куегыз 🤗❤️ һәм, телефоныгызны читкә куеп, 10 минут вакыт эчендә яхшылап уйлагыз. Шуннан соң, укылганнарны һәм статистиканы истә тотып, үзегез өчен җитди карар кабул итегез ✅
Онытмагыз, бары тик тәвәккәл һәм түземле реалистлар үз максатларына ирешә 😉
🎙🎥Бустидагы битемдә хәләл инвестицияләр турында видеоподкаст: https://boosty.to/liliyatranslate/posts/bf10dadc-9dd1-4e55-818a-091c75e5941d?share=post_link #хәләлинвестицияләр #бисмилләһ #базар #биржа #акцияләр #инвестор #буститатли #татарлар #татарларга #tatarlar #татнефть


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев