Элек бәдрәфтә гәҗит укый идек, хәзер бәдрәфтә телефонда утырабыз.
Элек кичтән балалар йокламаса бабай алып китә иде, хәзер күршеләр стена шакый.
Элек мәктәпкә августта гына кием ала идек, хәзер көн саен.
Элек күршенең бакчасыннан алма, кыяр, помидор урлый идек, хәзер күршенең вай-файын.
Элек ике генә алмаш кием әллә ничә елга җитә иде, хәзер җиде шкаф кием, кияргә кием юк.
Элек елгада эчәк юа, кер чайкый, палас, машина юа идек, хәзер штраф.
Элек җәй буе куллар чебешли иде, хәзер телефонга күп баскалап, сөял чыга.
Элек кар яуганчы басуда кишер, чөгендер чыгардык, хәзер мәктәптә идән юдырсалар, кар көрәтсәләр, эш судка барып җитә...
Элек тәрәзләргә буран сүрәт төшереп китә иде, хәзер пластик тәрәзләргә төшерми.
Элек җәй буе елгада малайлар суга батыра иде, хәзер балалар йөзә дә белми.
Элек авылларда ут сүнсә, зур шатлык, тау шуабыз, лапта уйный идек, хәзер ут сүнсә президентка язабыз.
Элек күрше авылга да хатлар яза идек өчәр табак тутырып, хәзер икенче илдән дә видеозвонок.
Элек 3-5 км күрше авылга чатлама суыкларда да бер кат ыштан белән җәяү йөреп укыдык, хәзер мәктәп өй кырында, такси чакыртабыз.
Элек мәктәп ашханәсендә ашау олы бәхет иде, хәзер мәктәптә ашамас өчен мең сәбәп.
Элек телевизор карар өчен башына йодрыклап суга идек, хәзер Алисага әйтсәң, үзе җибәрә.
Элек яшәр өчен ашый идек, хәзер ашар өчен яшибез.
Элек клубка чыгып биер өчен, көне буе эш эшли идек, хәзер кусаң да чыкмыйлар, чыксалар да клуб юк, клуб булса да бию юк, телефон...
Элек кунак килсә бүлмәдән чыкмый идек, хәзер иң тәүдә, түрдә балалар ашый.
Элек мәктәпкә бармас өчен градусникны торбага, йә эссе суга тыга идек, хәзер бармасаң барма, но дистанционно укы.
Элек өй эшен өйгә кайтканчы, мәктәптә, тәнәфестә үк эшли идек, хәзер төнге 12дә.
Элек ата-аналар җыелышына журнал карарга бара иделәр, хәзер журнал телефонда.
Элек ата-аналар җыелышы җитсә балалар курка иде, хәзер акчам җитсә ярар иде дип, ата-аналар куркып бара.
Ягеҙ, тагы нинди кызыклы истәлекләрегез бар, языгыз әле.
Алар күп.
Монысы бер...
Ә менә безнең балалар олыгайгач оныкларына нәрсә дияр икән???
...Вәәәт, бервакыт, интернет бер сутка эшләмәде, ужааас, диярме???😅😅😅
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев