Предыдущая публикация
Ишкарда-кыш.Уйный бураннары-
Үзәкләргә үтә торганнары.
Кар көртләре күмде урамнарны-
Ап-ак төстә келәм,юрганнары...
Декабрьнең карлы бураннары
Ап-ак карга күмде урманнарны...
Урамнарны юкка урамадым,
Йомшак карны тоя табаннарым.
Көтеп тормый буран узганнарын
Юлга чыгам дуслар,туганнарым!
Җиңеп кышның ажгыр бураннарын,
Җәен сагындыра торганнарын!
Язга киттем узып бураннарын-
Беләм мине көтеп торганнарын!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев