Предыдущая публикация
Яши һәрчак йөрәк түрләрендә
Сабыйларның назлы тавышы
Яшәүләрнең җитсә дә авышы
Бала булыр гомер сагышы.
Кушымта.
Яшик әле бәхет-шатлык белән
Өмет белән килер көзләргә
Йөрәкләргә өстәр җан җылысын
Соң булмасын әйтер сүзләргә.
Исән-саулык теләп балаларга
Барып җитсен безнең догалар.
Ерак араларны якынайтып
Туган йортка кайтсын балалар.
Кушымта.
Еллар уза, тик бер генә гомер,
Бәла һәм кайгылар килмәсен
Туган йортның җылы учагында
Тормыш коты берүк сүнмәсен.
Кушымта.
Яшик әле бәхет, шатлык белән
Өмет белән килер елларда
Йөрәкләргә өстәр җан җылысы
Назлы сүзләр, назлы кулларда
Соң булмасын әйтер сүзләргә.
22.11.2023.
Гөлшат Галина-Ихсанова
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев