Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев, Казанга «Милләт җыены»на килгәч, яңа идеяләре, көтеләчәк яңалыклары турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән уртаклашты.
«Без кызык тәкъдимнәр белән килдек. Активистларда шундый идея туды: уку елы башлану белән бөтен вузлардан беренче курс татар һәм башкорт студентларын җыеп, үзара таныштырып, аларны иҗтимагый тормышка кертергә уйлыйбыз. Хоккей, концертларга үзебез белән йөртергә, штаб эшендә дә катнаштырырга уйлыйбыз. Алар арасында татар телен саклауга омтылышлы, максатчаннары, битараф булмаганнары бик күп. Шулай ук, тагын бер яңалык – беренче курста укучы һәр студентка өченче яки дүртенче курс студенты шефлык алсын, дибез. Өлкәнрәк курс студентлары шул рәвешле яшьләрне милли татар-башкорт тормышына алып керәчәк», – дип сөйләде Рөстәм Ямалеев.
Ул, шулай ук, Түбән Кама шәһәрендә Табиев урамы, 36нчы мәктәптә Фикрәт Табиев музее булуын искәртте. «Анда линейкада тантаналы рәвештә мине «Табиевчылар»га алдылар. Берләшмәгә тәртибе яхшы булган, спорт белән шөгыльләнгән, иҗтимагый тормышта актив катнашучыларны алдылар. Бу безгә дә этәргеч бирде. Студентларга шуны игълан итәчәкбез, һәр ел март азагында шул мактаулы «Табиевчы» исемен бирәчәкбез. Кем иҗтимагый, волонтерлык эшендә мәшгуль, кем хәйрия чараларында актив, кем рухи үсеш юнәлешендә эшли – шуларны билгеләп үтәчәкбез. Бу мәртәбәле, дәрәҗәле исем», – дип аңлатты Рөстәм Ямалеев.
Ул ярдәмчеләр кирәк булган урыннар күп булуын әйтте. «Сабантуй, фестивальләрдә, пенсионерларга йөргәндә, зиратларга искә алу чараларында да волонтерлар катнаша», – диде штаб җитәкчесе.
Рөстәм Ямалеев татар теленә мәхәббәтне тренинг аркылы уятулары турында да әйтеп узды. «Кичләр буе татарча җырлыйбыз, татар биюләре башкарабыз. Кешеләр татар милләте, татар теле нинди икәнен белсен дип тырышабыз. Бездә татар нинди булырга тиеш, ни өчен татарга шундый җаваплылык куела, дигән дебатлар булачак. Беренче курс яшьләре белән әби-бабаларының килеп чыгышы, сугышта кем булып катнашканнары, татар милләте тарихы турында сөйләшәчәкбез», – диде әңгәмәдәш.
Ул, шулай ук, яшьләр белән хыяллар турында фикер алышулар булачагын әйтте. «Алар үзләрен 30 елдан нинди итеп күрәләр – шулар хакында сөйләшәчәкбез. Кешенең хыялы нинди булса, тормыш юнәлеше дә шулай барачак. Әйтик, күрше авылга барасы килә икән, ул шуңа омтылачак. Хыяллар югары, күтәренке булырга тиеш. Тагын да югарырак үрләргә ирешү өчен, шулай кирәк», – дип ассызыклады Рөстәм Ямалеев.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-yamaliev-berence-kurs-tatar-baskort-yaslaren-milli-itimagyi-tormyska-kertacakbez-5909940?fbclid=PAdGRleAMhMWRleHRuA2FlbQIxMQABp5nS8sWjtRFCjukejz8rif4PGbpbbTv3JMIROWfKt5OOxLTk-wBxcumKaAhP_aem_N562ibpa3nqv3HvA8j-fZQ
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев