14 октябрь-Театрыбызның директоры-сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты
Садриев Раил Илдар улының туган көне!
Үзегезнең янәшәдәгеләрне илхамландыручы, яңа идеяләргә этәрүче сез, Раил Илдарович!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез! Сез төзегән һәм бүгенге көндә җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен.
Гадел булу һәм туплаган командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Үз эшенең остасы булу, бер үк вакытта берничә өлкәдә, заман сулышын тоеп, үткәнне дә онытмыйча дөрес юл белән алга атлау – бу чын талант!
Сезнең хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен, башкарган эшегез ләззәт китерсен. Без сезне хөрмәт итәбез!
Туган ягыгыз белән ныклы элемтәдә булып, якташларыгызны хөрмәтләп, авылдашларыгыз белән аралашып, авыл өчен җан атып яшисез. Алда да шулай дәвам итсен!
Бәйрәм белән!
Иң изге теләкләр белән Буа дәүләт драма театры коллективы.
14.10.2023 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1